Шәһри Казан

Аксубайдагы коточкыч җинаятьнең нечкәлекләре билгеле

Ир-ат әбине буа башлый, аннан үтүк белән башына суга.

Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре моннан бер ел элек булган җинаятьнең нечкәлекләрен тикшерүне тәмамлаган. 2020 елның 17 сентябрендә тумышы белән Волгоград өлкәсеннән булган 31 яшьлек ир-ат (моңарчы инде төрмәдә утырып чыккан булган) Аксубай бистәсендә 90 яшьлек әбинең өенә килеп керә.

Реклама

Бер тирәдә яшәгәнлектән, ул әбинең өйдә үзе генә яшәвен чамалый. Шулай булып чыга да. Тикшерүчеләр фикеренчә, өйгә килеп керүгә, ул әбидән акчасының кайда саклануын сорый. Пенсионер әби куркып кала, саклаган җиреннән акчасын чыгарып бирә. Ир-ат 85 мең сум акчаны ала.

Ләкин... Бу гына аңа аз булып тоела, күрәсен. Ир-ат әбине буа башлый, аннан үтүк белән башына суга. Әлеге яралардан әби урында ук һәлак була. Ир-ат гаебен танымаган. Суд карары нигезендә ул изоляторга ябылган. Җинаять эше Татарстанның Югары судына җибәрелгән.

+18
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: