Шәһри Казан

"Ашыгыч ярдәм" табибларын кыйнаганнар

 Казанның Авиатөзелеш районындагы Годовиков урамы 15 йорт янында табибларга һөҗүм иткәннәр. 

Авыр хәлдәге авыруга ярдәм күрсәтү вакытында табиблар янына бер хатын-кыз килеп баса һәм кычкыра башлый. Медицина хезмәткәрләре аннан комачау итмәвен сорыйлар һәм ярдәм итү чараларын дәвам итәләр.

Реклама

Ашыгыч ярдәм машинасы ишегалдыннан чыга башлаган вакытта, аларның юлын "ВАЗ-2115" автомобиле бүлә. Машинада өч кеше, шул исәптән тавыш куптарган теге хатын-кыз да була. Табиблар пациентның хәле авыр икәнен аңлата, узарга рөхсәт сорый, әмма тегеләре аларга каршы җикеренә башлый.

Фельдшер белән каршы чыккан машинадагы өч ир арасында җәнҗал куба. Шуның аркасында 56 яшьлек табиб төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. "Авиатөзелеш" полиция бүлеге хәзер әлеге факт буенча тикшерү уздыра.
Ә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе фельдшерны кыйнау факты буенча җинаять эше кузгаткан. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: