Шәһри Казан

Электрон юлламалар кемгә кирәк?

Соңгы арада бөтен нәрсә электронлашып бара кебек. Балалар бакчаларына урыннар да электрон чират белән билгеләнә, төрле оешмаларга электрон гаризалар тапшырырга мөмкин, ял итәргә баручыларга да электрон юлламалар бирә башларга уйлыйлар.

«Электронная путевка» системасын Россиядә былтыр ук гамәлгә кертергә җыенганнар иде. Әмма техник яктан җитешсезлекләр булу, башка сәбәпләр аркасында кичектереп торырга туры килде. Системаның максаты – юлламаны сатып алу өчен уңайлы шартлар тудыру. Электрон юллама бары пакет турын сатып алган очракта гына бирелә. Туризм агентлары электрон юлламага клиент турында барлык мәгълүматны кертәчәк, кешенең кайда ял итәчәге, броньләгән отеле, түләгән акчалары – барысы да электрон системада чагылып барачак. Турист юллама өчен түләгән акчаларының агентлыкка күчкәнме-юкмы икәнен дә күзәтеп тора алачак. Шулай ук турагентлыклар тиешле таләпләрне үтәмәгәндә, шикаять белән дә шул электрон юллама нигезендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ростуризм шул рәвешле турлар сатуда ялганлауларга чик куймакчы.

Кайбер агентлыклар әлеге системада сынау рәвешендә эшләп карарга да өлгергән. Әмма ничек кенә булмасын, әлегә берсе дә бу система буенча эшләргә алынмаган.

Реклама

Күпләр системаны камилләштереп бетерергә кирәк дигән фикердә. Әйтик, юлламага клиент турында шәхси мәгълүматлар кертү буенча сораулар ачык кала. Кайберәүләр моны туроператорларның эшен контрольдә тоту өчен генә кирәк дип саный. Кыскасы, 2019 елдан электрон юлламаларны мәҗбүри кертергә теләсәләр дә, Татарстанда бу хакта белүче турагентлыклар бик сирәк булып чыкты. «Бу система буенча эшләмибез, юлламаларны сайт аша электрон формада яки безнең үзәкләргә килеп алырга була», – дип аңлаттылар туризм агентлыкларында.

фото - www.aviasales.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: