Шәһри Казан
16+

Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башланды

23 март көнне Казанның Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башлады.

Хафиз, Галиев мәчете мөэдзине Нурмөхәммәд хәзрәт Исламов көн саен өйлә намазыннан соң (сәгать 12.00-дән соң) бер җүзне, ягъни Коръәннең 1/30 өлешен укып чыгачак. Хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Коръәнне хәтем кылуга һәркем кушыла ала: Галиев мәчетеннән Нәзарәтнең “ДУМ РТ” телеграмм-каналында аның турыдан-туры трансляциясе алып барыла.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”. 

Реклама


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: