Шәһри Казан

«Идеаль бала»: Пермь югары уку йортына һөҗүм итүченең әнисе улының мавыгулары турында сөйләгән

Социаль челтәрләрдә Тимур Бекмансуровның әнисеннән сорау алудан өземтәләр урнаштырылган, 20 сентябрьдә ул Пермь дәүләт университетында атыш оештырган.

Бекманурова сөйләгәнчә, аның улы балачактан ук хәрби яки полицейский булырга теләгән, әмма сәламәтлеге белән проблемалар аркасында булдыра алмаган. Шул вакытта егет, бу белгечлекләргә якынрак булыр өчен, суд экспертизасы факультетына укырга керергә карар кылган.

Шулай ук Бекмансуровның әнисе корал һәм тарих белән кызыксынуын сөйләгән. Элек ул еш кына компьютер уеннарында уйнаган, әмма якынча өч ел элек аларны ташлаган.

 «Минем балам идеаль иде, ул миңа ярдәм итте, ул беркайчан да спиртлы эчемлек эчмәгән һәм тартмаган. Психик яктан да бернинди тайпылышлар юк, аның тарафыннан беркайчан да агрессия булмады. Белүемчә, ул хәрби темага бик күп мәгълүмат укыды, аерым алганда, Сирия турында».
Моннан тыш, хатын үзен улын "бик акыллы" иде һәм "кешеләр белән бик җиңел таныша" дип сөйләгән, әмма шау-шулы компанияләргә йөрмәгән.

«Мин шок хәлендә! Улым һәрвакыт кешеләрне яратмады дип әйтә алам. Бары тик билгеле бер затлар белән генә аралашты, шау-шулы урыннарны яратмый ул, күбрәк тынычлык, ялгызлык, өйдә булырга ярата иде», дип сөйләгән Наталья Бекмансурова.
Шулай ук ул үзенең улы элеккеге сыйныфташ кызы белән очрашып йөрүе турында сөйләгән, әмма быелның язында алар аерылышкан, дип сөйләгән.

Реклама

«Улыма 10:00 гә укырга барырга кирәк иде. Улымның үз-үзен тотышында гадәти булмаган бернәрсә дә күрмәдем. Көндез мин инстаграмда университетта атыш турында мәгълүмат күреп алдым һәм улыма, аның белән барысы да яхшы микән, дип яздым. Ул миңа җавап бирмәде. Аннары мин улымның кешеләргә атуы турында белдем. Мин күргәннәрдән шок хәлендә калдым, улымның уку урынына йөгердем һәм полиция хезмәткәрләренә мин Тимур Бекмансуровның әнисе дип хәбәр иттем".

Исегезгә төшерәбез, 20 сентябрь көнне Бекмансуров  иртәнге сәгатьләрдә Пермь дәүләт илкүләм тикшеренүләр университетында утлы коралдан ут ача. Тимур. Ул юлында очраган бар кешегә ата. Беренче булып сакчыга эләгә.
18 яшьлек егет кулыннан 6 кеше һәлак була. Аларның иң өлкәненә 66 яшь. Маргарита Энгауз оныклары һәм аларның сыйныфташлары белән экскурсиягә барырга җыенган була. Иң яшь корбанга 18 яшь. Вафат булучыларның калганнары да 19-20 яшьлекләр.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 22 сентябрь 2021 - 06:32
    Без имени
    Әлеге бәндәнең исемен телгә алмаска кирәк. Тарихта аның исеме калмаска тиеш. Теләсә нинди башка начар сүз белән алыштырырга! Үзен герой итеп тоймасын һәм башкаларда мондый башка сыймаслык җинаятьне кабатлау теләге тумасын өчен.