Шәһри Казан

Кадыйров Путинның сәламәтлеге белән бәйле имеш-мимешләргә үз фикерен җиткерде

Россия Президенты Владимир Путинның сәламәтлеге белән бәйле проблемалар турындагы имеш-мимешләрне Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров «мәгънәсез сүзләр» дип атады. Ул Путин белән күптән түгел телефоннан сөйләшүе һәм Президент «көр» тавышлы иде дип сөйләде.

«Сезне дулкынландырырга телим, мин күптән түгел Президент белән сөйләштем, аның тавышы бик көр, һәм ул Украина халкына һәм дәүләткә зыян китермичә, махсус операцияне тәмамларга әзер», — дип белдерде Кадыйров аның телеграмма-каналында бастырылган аудиоязмада.

Реклама

Чечня башлыгы Россия лидеры турында имеш-мимешләр таратучы дәүләтләргә «үз авызларын ябарга» киңәш итте: «соңрак сезгә бик кыен һәм уңайсыз булачак», диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: