Шәһри Казан

«Кара пулат» операсы Спас районына күчә

12-13 августта Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Кара пулат» операсын күрсәтәчәкләр. Бу куелыш театр сәхнәсендә гадәти декорацияләр белән түгел, ә Кара пулат фонында – XIV гасыр Алтын Урда сәнгатенең уникаль һәйкәле янында узачак. 

Композитор Эльмира Низамовның Ренат Харис либреттосына язылган «Кара пулат» операсы премьерасы 2015 елда Тинчурин театры сәхнәсендә узды. Быел май аенда, җиде еллык тәнәфестән соң, опера янәдән Тинчурин театры сәхнәсенә кайтты һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды. Опера Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» фонды ярдәме белән куелды.

Операда төп рольләрне Татарстанның атказанган артистлары Илүзә Хуҗина һәм Артур Исламов, яшь башкаручылар Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Спектакльдә шулай ук Динә Венедиктова, Элина Сафина, Диана Мөхетдинова, Эльвира Калислямова, Әнисә Вәлиева, Полина Зиннәтова һәм башкалар катнаша.

— Республика халкы һәм кунаклары өчен 12 һәм 13 августта автобус турлары оештырылачак. Трансфер Мәскәү урамы, 2 нче йорт адресы буенча 15:00 сәгатьтә кузгалачак. Турның бәясе 1000 сумнан алып 1300 сумга кадәр булачак, бу экскурсия кирәк булу-булмауга бәйле. Шул рәвешле кунакларга тарихи урыннар – Болгар территориясе белән танышу мөмкинлеге тудырабыз. Опера үзе – бушлай. Визуаль эффект көчлерәк булсын өчен күрсәтү вакыты кичке сигезгә билгеләнде, шуңа күрә һава торышына карап киенергә онытмагыз, — диде Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова.

Реклама

«Кара пулат» операсын куючы режиссер – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун. Open-air операсының режиссеры – Илгиз Зәйниев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: