Шәһри Казан

Кайбер ир-атларны мобилизациядән азат итәргә мөмкиннәр. Бу кемнәргә кагыла?

Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова хәбәр итүенчә, аның аппараты инвалид бала тәрбияләүче һәм өч баласы булган ирләрне мобилизацияләүдән азат итү мәсьәләсен карый.

Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язган, дип яза Лента. ру. Омбудсмен сөйләгәнчә, аның аппараты мобилизация уңаеннан күп мөрәҗәгатьләр ала. "Без өч балалы һәм инвалид бала үстерүче ирләрне кертүне сораган броньне киңәйтү үтенече белән бик күп мөрәҗәгатьләр алабыз. Бу үтенечләр аңлаешлы. Сораулар аппарат тарафыннан эшләнә", – дип белдергән Львова-Белова.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: