16+

Казан үзәге белән Универсиада авылын тоташтыручы веломаршрут төзеләчәк

26 марта 2017, 07:10
1195
0
0
Уку өчен 1 минут

Россия транспорт министрлыгы Татарстан башкаласында 2018 елга төзеләчәк веломаршрут проектын раслаган.

Россия транспорт министрлыгы Татарстан башкаласында 2018 елга төзеләчәк веломаршрут проектын раслаган.

Велосипедчылар юлы 7 мең студент яшәгән Универсиада авылын шәһәр үзәге белән тоташтырачак. Бу хакта проектны әзерләүчеләрнең берсе Артем Цокур «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруына биргән интервьюсында белдерде.

«Проект җәяүлеләр, машина йөртүчеләр һәм велосипедчыларның - барысының да теләкләрен истә тотып эшләнде. Шул исәптән, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең дә. Шәһәр мөхите һәркем өчен уңайлы булырга тиеш», - диде Артем Цокур.

Алёна Низамова, «Татар-информ».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading