Реклама
"КАМАЗ" тәгәрмәчләре астында калып, Казанда җиде яшьлек малай һәлак булган.
Фаҗига Можайский - Горький шоссесы киселешендә булган. Алынган җәрәхәтләрдән бала урында ук җан биргән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, укучы җәяүлеләр кичүе буенча яшел утка чыгып бара торган булган. Һәлакәт урынына Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Эльдар Сабиров чыккан. Булган хәлнең шартлары ачыклана.
Малай икенче сыйныфта белем алган. Машина йөртүчегә 65 яшь булган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз