Шәһри Казан

КФУ студенты Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган 

КФУ магистранты Эдуард Дзиов Украинада баручы махсус операция вакытында һәлак булган. Бу хакта вузның География һәм картография кафедрасында хәбәр иттеләр.

Университет сайтында бастырылган мәгълүматларга караганда, Дзиов бакалавриат тәмамлаган һәм читтән торып магистратураның беренче курсында белем  алган.

«Казан университетына фаҗигале хәбәр килде. Украинадагы махсус операция барышында сугышчан заданиене үтәгәндә Эдуард Олегович Дзиов һәлак булды.

Егетне 3 август көнне «Курган» зиратында җирләделәр.

Реклама

"Эдуард үлеме турындагы яңалык шок булды! Эдуард бик җаваплы, талантлы, акыллы һәм максатчан егет булып истә калды. Югалтуны кабул итү бик авыр. КФУның география һәм картография кафедрасы коллективы туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша", - диде география һәм картография кафедрасы мөдире Елена Пудовик.

Фото: социаль челтәрләрдән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: