Квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек баланы машина таптый язган
Татарстанның Спас районында квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек баланы аздан гына йөк машинасы таптап китмәгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
Татарстанның Спас районында квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек баланы аздан гына йөк машинасы таптап китмәгән.
Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Әлеге хәл Спас районының Чәчәкле авылында булган. Квадроциклга утырган 4 яшьлек бала олылар күзәтүеннән башка гына урам буйлап җилдергән. Нәтиҗәдә, аны аздан гына йөк машинасы астына кермәгән.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре баланы әти-әнисенә тапшырган. Аның әбисе янына кунакка кайтуы ачыкланган.
Хәзерге вакытта тикшерү материаллары балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсенә тапшырылган.
«Татар-информ» агентлыгы Лениногорскида 12 яшьлек мәктәп укучысының Toyota автомобилен куып алып китүе һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруы турында элегрәк хәбәр иткән иде.
Дәүләт автоинспекциясе әти-әниләргә мототранспорт белән идарә итү күңелсез хәлләргә китерү ихтималы һәм балага шундый транспорт сатып алганда, аның тормышын куркыныч астына куюлары турында искәртә.
"Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар