Медведев кабат "Бердәм Россия" партиясе рәисе итеп сайланды
Быел 20 еллыгын билгеләп үтә торган партия әгъзалары съездга җыелды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
Быел 20 еллыгын билгеләп үтә торган партия әгъзалары съездга җыелды.
Дмитрий Медведев "Бердәм Россия" сәяси партиясе пандемия эзләрен бетерү буенча күпме- кирәк булса, шуның кадәр эшләячәк, дип белдерде.
"Безнең депутатларыбыз, волонтерларыбыз җилкәсенә өстәмә бурычлар йөкләнә. Без мөмкин кадәр күбрәк кешегә вакцинациянең мөһимлеген җиткерергә тиеш",- диде Медведев партия съездында ясаган чыгышында.
Съезд вәкилләрен Президент Владимир Путин дистанцион сәламләгән иде. Президент партиянең эшен югары бәяләде һәм "Бердәм Россия" кыен шартларда да лидер булып калуын искәртте.
Бүген партия җитәкчелеге дә сайлап куелды. Рәис вазыйфасын кабат Дмитрий Медведев башкарачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Күченү турында хәбәр итмәсәң, штраф түлиячәксең
-
#Кыскача яңалыклар
Арча районында көрәшче егет Нәсим Габидуллинны соңга юлга озаттылар
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
Комментарийлар