Шәһри Казан

Минтимер Шәймиев «Үлемсез полк онлайн» акциясендә катнаша

Татарстан Дәүләт киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылды.

Ул онлайн-йөреш сайтына әтисе Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев портретын куйган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шаһишәрип Шәймиев сугышка 1941 елда чакырылган. Шунда ук ул алгы сызыкка эләккән, Мәскәү янында сугышкан. 1942 елда каты яраланганнан соң, комиссия аны хезмәткә яраксыз дип тапкан. Аннары ул 25 ел дәвамында Актаныш районында туган авылы Әнәктә колхоз рәисе булып эшләгән.

Эпидемиологик чикләүләр сәбәпле, 2020 һәм 2021 елларда «Үлемсез полк» акциясе онлайн узды. Хәзер дә виртуаль йөрештә катнашу мөмкинлеге бар.

Реклама

Россия Президенты Владимир Путин да Мәскәүдә Кызыл мәйданда «Үлемсез полк» йөрешендә катнаша. Путин «Үлемсез полк» йөрешенә Тарихи музей районында кушылды. Традиция буенча ул фронтовик әтисенең портреты белән бара. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Президент янәшә баручылар белән сөйләште, акциядә катнашучыларны сәламләде һәм кулларын кысты, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: