Реклама
Татарстан укучыларының сәламәт туклануын оештыру буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен 2 февральдә үткәрәчәкләр.
Халыкның сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Мэрхэмэт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкилләре җавап бирәчәк.
Кайнар линиягә 2 февральдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып була: +7(843)236-00-71 һәм +7(939)345-37-50, дип хәбәр итә оештыручылар. Бу хакта Казан мэриясе яза.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз