Шәһри Казан

Пенсионерларга өстәмә түләүләр сентябрьдә күчәрме?

Түләүләр өчен 500 миллиард сумга якын акча кирәк.

Пенсионерлар түләүләрне өстәмә формальлекләрдән башка гына алырга тиеш, дип белдерде РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмә вакытында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Кешеләрнең бу акчаларны мөмкин кадәр тизрәк, өстәмә формальлекләрдән башка гына, үзләренә ничек уңайлы булса, шулай алуы бик тә мөһим», - диде Мишустин.

Реклама

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән бер тапкыр бирелә торган акчаны Россиянең барлык пенсионерлары (унар мең сум), шулай ук хәрбиләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре (унбишәр мең сум) алачак. Финанс министры Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, әлеге түләүләр өчен 500 миллиард сумга якын акча кирәк, дип яза Татар-информ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: