16+

Путин Красноярскида 2019 елда узачак Универсиадага әзерлекне тикшерә

07 февраля 2018, 12:43
1849
0
0
Уку өчен 2 минут

Россия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Красноярскига килде.

Россия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Красноярскига килде.

Ул анда 2019 елда үтәчәк Универсиадага әзерлек барышы белән танышачак, дип яза ТАСС. Аерым алганда, ил башлыгы спорт инфраструктурасы объектларын караячак, зур спорт вакыйгасына әзерлек буенча киңәшмә уздырачак.

Шулай ук Путин «Тотем» клубы балалар футбол командасы белән очрашыр, «Емельяново» аэропортының яңа аэровокзал комплексы белән танышыр дип көтелә.

XXIX кышкы универсиада Красноярскида 2019 елның 2-12 мартында үтәчәк. Бу Россиядә беренче кышкы спорт уеннары булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading