Реклама
Россия Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт Думасына закон проектын кертте, аның нигезендә Россия Федерациясе гражданлыгын туктатуга сәбәп булган җинаятьләр исемлеге киңәйтелә.
"Террорчылык юнәлешендәге җинаятьләр белән беррәттән, исемлеккә дәүләткә каршы кайбер авыр җинаятьләр, шулай ук наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнеше өлкәсендәге җинаятьләр кертелгән", - диелә документка булган аңлатма язуында.
"Бердәм Россия" президент закон проектын хуплаячак, дип белдерде Думада "Бердәм Россия" фракциясе башлыгы Владимир Васильев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз