Шәһри Казан

Путин “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнаша

Президент чыршыдан балаларның теләкләре язылган открыткаларны “алды”.

Россия Президенты Владимир Путин «Мы вместе» халыкара премия җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашачагын хәбәр итте. Видеоэлемтә барышында ул, чараны алып баручы ярдәмендә, чыршыдан балаларның теләкләре язылган открыткаларны “алды”. Беренче открытка иясе – Мәскәү өлкәсеннән 14 яшьлек Марк. Ул гитарада уйнарга теләвен әйткән. Икенче открытка – Бурятиядән, 5 яшьлек Асорның янгын сүндерүче булып карыйсы килә икән. Өченче открытка Ставропольск краеннан килгән. 13 яшьлек Татьянаның Мариин театрында «Лебединое озеро» балетын карыйсы килә икән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: