Реклама
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, сораштыруда катнашучыларның 78 проценты Россия Президентына ышануын белдергән.
9 процент җавап бирергә кыенсынса, 13 процент респондент Владимир Путинга “ышануга караганда, күбрәк ышанмыйм” дип җавап кайтарган.
Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, Владимир Путин үз вазыйфасында яхшы эшли: 81 процент шулай дип саный. Ә 10 процент “начаррак”, 9 процент җавап бирергә кыенсынам, дигән.
Сораштыру 9 июньдә узган, анда Россиянең 53 төбәгендәге 104 торак пунктында яшәүче 1,5 мең кеше катнашкан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз