Рөстәм Миңнеханов Удмуртия халкының кайгысын уртаклашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскның 88 нче номерлы мәктәбендәге фаҗигадән соң, Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречаловка кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскның 88 нче номерлы мәктәбендәге фаҗигадән соң, Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречаловка кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде.
«Ижевск мәктәбендәге фаҗига турындагы хәбәр тетрәндерде. Мәрхәмәтсез һөҗүм аркасында балалар гомере өзелүен аңлау бигрәк тә авыр. Бу зур кайгы татарстанлыларны да битараф калдырмады», — ди ТР Президенты.
«Республика халкы һәм шәхсән үземнең исемнән һәлак булганнарның гаиләләре, туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Фаҗигадә зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телибез», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген иртән 88 нче номерлы Ижевск мәктәбендә шул уку йортын тәмамлаган укучы ут ачты. Соңыннан үз-үзенә кул салган. Һөҗүм нәтиҗәсендә 13 кеше үлде, шул исәптән җиде бала. Моннан тыш, тагын 14 балигъ булмаган бала һәм җиде олы кеше зыян күргән. Удмуртия Республикасында 29 сентябрьгә кадәр матәм игълан ителде, дип яза "Татар-информ".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмыш
Суд карары да аның файдасына булмый – бала машина астына үзе сикергән
-
#Кыскача яңалыклар
Күп балалы янгын аркасында гаилә йортсыз калган
-
#Кыскача яңалыклар
Йод дефицитын тулыландырырга мөмкинме?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда БПЛА янаулары аркасында стационар телефоннарга ихтыяҗ арткан
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер төбәгендә электросамокатлар тыелган
Комментарийлар