Шәһри Казан

Селфи ясаганда 11 туристны яшен сугып үтергән

Һәлак булучыларның барысы да 12 гасырдан бирле сакланган Амбер сараеның каравыл манарасына фотога төшәргә менгән.

Полиция мәгълүматлары буенча, бу ялларда дистәләгән турист Амбер каравыл манарасына менә, селфи ясарга җыена. Кинәт кенә 11 кешегә яшен суга һәм алар шунда ук һәлак була. Тагын 8 турист яралана. Кайбер кешеләр куркып, каравыл манарасыннан сикереп төшкәннәр. Фаҗига вакытында башняда барлыгы 27 кеше булган.

Исән калучыларны эзләү дәвам итә.
 

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 19 июль 2021 - 16:26
    Без имени
    Кайда соң ул башня?