Шәһри Казан

София Гобәйдуллинаның юбилеен Казанда билгеләп үтәчәкләр

Казанда композитор София Гобәйдуллинаның 90 яшьлеге уңаеннан юбилей фестивале узачак.

— 24 октябрьдә София Гобәйдуллинага 90 яшь тула. Бу истәлекле көнгә «Сәламлибез сине, София!» (“TE SALUTANT, SOFIA!”) исемле юбилей фестивале багышлана. Аның кысаларында дүрт концерт уздырылачак, шуларның икесе 25 һәм 28 октябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында булачак. 28 октябрьдәгесенә Пушкин картасы буенча да билет алырга мөмкин. Шулай ук бу кичтә София Гобәйдуллинаның видео мөрәҗәгате дә булыр дип көтелә.

Реклама

27 октябрьдә Казан Ратушасының күргәзмәләр залында сәнгать күргәзмәсе ачылачак. Ул 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Керү бушлай. 7 ноябрьдән соң күргәзмә “Эрмитаж-Казан” үзәгенә күчереләчәк. Зур күләмле программа каралган, һәм без барлык кешеләрне дә үзебезнең кунаклар һәм дусларыбыз итеп күрергә әзер, - диде ТР мәдәният министрының беренче урынбасары  Юлия Әдһәмова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: