Шәһри Казан

Ташландык бинада 5 кеше янып үлгән

Казанның элеккеге җитештерү предприятиесендә чыккан янгында 5 кешенең үле гәүдәсе табылган.

10 ноябрь көнне иртәнге сәгать 4ләр тирәсендә ике катлы бинада янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын икенче катны чолгап алган була. Аны сүндерүгә 58 хезмәткәр, 21 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгынның гомуми мәйданы 100 кв.метрны тәшкил иткән.

Реклама

Янгында 5 кешенең үлүе мәгълүм. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: