Шәһри Казан

Татарстанда тәүлек эчендә 232 кеше ковид белән чирләп киткән

Гадәттәгечә, чир йоктыруларның иң күбе Казанга туры килә, биредә 117 авыру теркәлгән.

Татарстанда коронавирусның 232 яңа очрагы теркәлгән.
Авырып китүчеләрнең 73есе хастаханәгә озатылган, 153 авыру өйдә дәвалана. 
Гадәттә, чир йоктыручыларның иң күбе Казанга туры килә, икенче урында Яшел Үзән районы, аннан соң Чаллы шәһәре бар. 

Реклама

Пандемия башланганнан бирле республикада 39 226 COVID-19 авыруы теркәлгән.
Шулардан 32 574 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 56 кеше үткән тәүлектә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: