Шәһри Казан

Татарстанлылар 2022 елда ук электрон паспортлар алачак

Шул ук вакытта цифрлы паспортны рәсмиләштерүчеләрнең кәгазь варианты гамәлдән чыгачак.

Татарстанлылар бу ел ахырында электрон паспортлар алу мөмкинлегенә ия булачак. Республика сынау төбәкләре исемлегенә керде, дип хәбәр итте Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев.

Реклама

Цифрлы паспортларның ике төре әзерләнә. Бу смарт-карталар һәм QR-код белән кушымталар. Документка гражданин турында мәгълүматлар белән чип урнаштырылачак, шул исәптән фотосурәтләр һәм бармак эзләре дә кертелә. Билгеләп үтелгәнчә, электрон паспортны биргәндә гадәти паспорт гамәлдән чыгарыла.
Цифрлы паспортларны, Татарстаннан тыш, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә кертәчәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: