Шәһри Казан

Тукай премиясе иясе Ләбиб Лерон хаҗга юнәлде

Татарстанлыларның тагын бер төркеме хаҗ сәфәренә юнәлде. Алар арасында Тукай премиясе иясе, "Безнең мирас"ның баш мөхәррире Ләбиб Лерон да бар. 

— Безнең белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хатыны һәм улы белән бара. Өч төркем кузгалдык, мин Габбас хәзрәт төркемендә. Икенче һәм өченче төркем җитәкчеләре Инсаф һәм Марат исемле. 

Бер төркемдә — 34, икенчесендә — 35, өченчесендә — 49 кеше, дип аңладым. Сарманнан, Минзәләдән, Балтачтан танышлар очрады... — дип яза Ләбиб Лерон.

Хәерле сәфәр булсын!

Реклама

Исламда матди хәле яхшы булган һәрбер мөселманның гомерендә бер тапкыр хаҗга баруы фарыз кылынган, ягъни бу вазифа мөселманнар өчен диннең 5 баганасыннан берсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: