Шәһри Казан

Җырчы Лилия Хәйруллинаның җырын урлаганнар

Сүз Лилия башкаруындагы "Хыялда" җыры турында бара. 

Әлеге җырны Меседу дигән чит ил җырчысы башкарган. Җыр "Что с тобой?" дип атала. Сүзләре башка булса да, көе һәм аранжировкасы Лилиянең "Хыялда" җырыннан алынган. 

Реклама

"Аранжировщик җырны беркемгә дә сатмавын һәм бирмәвен әйтте. Авторлык хокукларын бозуым турында шелтә белдерделәр миңа. Нинди хокук бозу турында сүз булырга мөмкин? Мин ул җырны ике ел элек чыгардым", - ди Лилия Хәйруллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: