16+

1 июньнән пенсияләр тагын арта. Кемнәрнеке?

Россиядә 1 июньнән кайбер төр категория гражданнарның пенсияләре артачак.

Россиядә 1 июньнән кайбер төр категория гражданнарның пенсияләре артачак.

Өстәмә түләүләр февраль аенда эшеннән киткән пенсионерларга кагыла. Түләүләр автомат рәвештә өстәлә, моның өчен махсус Пенсия фондына барып, гариза язарга кирәкми.

Моннан тыш, җәй башында  туендыручысын югалтучыларга түләнелә торган пенсияләрне бирүдә дә үзгәрешләр көтелә. 18 яше тулган мәктәп укучылары бу пенсияне 1 сентябрьгә кадәр алу хокукына ия булачак. Әгәр дә инде бала укуын мәктәптән соң да дәвам итәргә ниятли икән, аңа әлеге пенсия 23 яше тулганчы бирелә. Моның өчен шулай ук гаризалар язу, документлар тапшыру таләп ителми.

Моннан тыш, яңа закон кысаларында, вафат булган туендыручының 18 яшькә җиткән, көндезге, шул исәптән Россия территориясеннән читтә чит ил учреждениеләрендә белем алучы балаларының матди тәэмин ителешен (иждивение) дә дәлилләү таләп ителми.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading