16+

1 май фаҗигадән башланган. Ике мәет...

Мәрхүмнәр икесе дә яшь ир-атлар. Аларның мәетләрен салоннан чыгару өчен машина түбәсен кисәргә туры килгән...

Мәрхүмнәр икесе дә яшь ир-атлар. Аларның мәетләрен салоннан чыгару өчен машина түбәсен кисәргә туры килгән...

Башкортстанның Мәләвез районында 1 май көнне иртә белән юл һәлакәте була. Биредә ике кеше үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Уфа-Оренбург юлының 194 нче километрында ВАЗ-2115 машинасы һәм бензин ташый торган Scania йөк машинасы бәрелешә. Җиңел автомобиль Уфага таба бара, Scania исә каршыга килә.

Машиналар бәрелешкәч, ВАЗ-2115 автомобилен йөртүче һәм аның пассажиры шунда ук ук һәлак була. Урында полиция хезмәткәрләре эшли, диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, авариядән соң, җиңел машина юл кырыена чыгып очкан. Мәрхүмнәр икесе дә яшь ир-атлар. Аларның мәетләрен салоннан чыгару өчен машина түбәсен кисәргә туры килгән, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading