Алар арасында Галина һәм Рәис Зөбәеровлар гаиләсе дә бар, алар быел 30 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтә. Рәис Муллагалиевич – «Таттелеком» элемтә объектларында бердәм башкарма документация стандартларын эшләүдә төп катнашучыларның берсе, ә аның хатыны Галина Павловна – предприятиедә цифрлы технологияләр эшләү һәм кертүдә актив катнашучы.
Надежда һәм Владимир Бражник гаиләсе 40 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. Ирле-хатынлы бөтен хезмәт эшчәнлеген республиканың авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаганнар.
Бәйрәм көнендә бүләкне Надежда һәм Геннадий Родионовлар алачак, алар инде ярты гасыр бергә яшиләр. Геннадий Михайлович үз гомерен танк гаскәрләренә багышлый, Литва һәм Әрмәнстанда хәрби хезмәт итә, полковник дәрәҗәсе белән пенсиягә чыга. Надежда Николаевна гомере буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән.
Бәйрәмгә шулай ук Бөек Ватан сугышының тыл ветераннары Роза һәм Хәмзә Шахминнар гаиләсе чакырылган иде, алар бу елны гаиләләренең 70 еллыгын билгеләп үтәләр. Ирле-хатынлы Шахминнар гомерләрен ветеринариягә багышлыйлар. Хәмзә Бакир улы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән һәм Татарстан Республикасының атказанган ветеринары исеменә лаек булган.
Комментарийлар
0
0
Шэхэрдэ белэлэр, котлыйлар, минем кайнатам белэн кайнанам 63 ел бергэ авылда яшилэр,куз тия курмэсен, ходай куп курмэсен, 65 ел булгач котларлар эле аларны да, пока белуче юк
0
0