16+

10 мең сум түләүләрне алу өчен тиздән гаризалар бирергә мөмкин булачак

Мәктәп яшендәге балаларга түләүне бер гариза буенча алырга мөмкин булачак.

10 мең сум түләүләрне алу өчен тиздән гаризалар бирергә мөмкин булачак

Мәктәп яшендәге балаларга түләүне бер гариза буенча алырга мөмкин булачак.

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә 10 мең сум түләүгә гаризаларны июль уртасында кабул итә башлыйлар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Июль уртасында гаризалар кабул итә башларга планлаштырабыз», — диде Хезмәт министрлыгы башлыгы урынбасары Ольга Баталина төгәл көне хөкүмәт карары белән билгеләнәчәген ачыклап.

Аның сүзләренчә, акчаны августта түли башлыйлар. Гаризаны 1 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин булачак. Тиешле күләмдә акча Финанс министрлыгы белән килештереләчәк, дип өстәде министр урынбасары.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга ясаган юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында сүз алып барды. Аерым алганда, августта мәктәп яшендәге балалы гаиләләр 10 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бу ярдәм шулай ук быел беренче сыйныфка керүче укучыларга кагыла.

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков сүзләренчә, мәктәп яшендәге балаларга түләүне бер гариза буенча алырга мөмкин булачак.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading