16+

«100 лидер – киләчәк Татарстаны» экспертлары бизнес ачу серләре белән бүлеште

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында яшьләр өчен «100 лидер – киләчәк Татарстаны. Level up» бәйсенең пресс-конференциясе узды.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында яшьләр өчен «100 лидер – киләчәк Татарстаны. Level up» бәйсенең пресс-конференциясе узды.

Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «100 лидер» проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Елена Агеева, GMC «Consulting» компаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы әгъзасы, бизнес – тренер Галина Маштакова һәм IT-юнәлештә «100 лидер - киләчәк Татарстаны» проектлар конкурсының җиңүчесе, «iRemember» проекты җитәкчесе Михаил Мельников катнашты.

Татарстан Республикасының «Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге 2021 елда «100 лидер - киләчәк Татарстан. Level up» проектын икенче сезонын ачып җибәрде.
Проект студентларны, яшь белгечләрне һәм яңа эш башлаучы эшкуарларны укытуга юнәлдерелгән. Ул катнашучыларга командада эшләргә, стартап башларга, бизнесны дөрес алып барырга, проектны тормышка ашыру мөмкинлеген бирәчәк.

Быел конкурста катнашу өчен 400 дән артык кеше теркәлгән. Әлеге катнашучылар арасында  39 эксперт иң яхшыларын гына сайлап алды. Тимур Сөләйманов сүзләре буенча әлеге проектта дәүләтнең яшьләргә карата мөнәсәбәте күзәтелә. «Без: «Яшьләр өчен яшьләр белән» дигән принципка таянабыз. Безгә нәкъ менә яшь, амбициоз кешеләр белән бергә проектлар стратегиясен формалаштыру, аларга үз потенциалын тормышка ашыру мөмкинлеге бирү мөһим. Быелгы үзенчәлекләргә күз салсак, узган ел без өч йөздән артык гариза алдык, быел – дүрт йөздән артык. Моннан тыш, теге елны әлеге бәйге күбрәк пилот форматта узды. Күп кенә проектлар социаль-иҗтимагый темаларга багышланган иде. Быел исә катнашучылар күбрәк эшмәкәрлек, бизнес-проектлар тәкъдим иттеләр», – дип ассызыклады ул.

Проектның илһамчысы - ТР ССПның стратегик үсеш буенча урынбасары Елена Агеева. «Англиядә 12 ел яшәгәннән соң, мин Татарстанга күчтем, монда яшьләр өчен активлык җитмәвен тойдым, белем алырга теләгән студентлар белән аралаштым, аларның янган күзләрен һәм эшләргә теләүләре белән сокландым. Хәзерге дөньяда кеше еш кына көнкүреш йогынтысы өчен «сүнә», көндәлек тормышта бата. Гадәти маршрутлар, таныш кешеләр һәм мөхит кешене яңа идеяләргә рухландырмый, шуңа күрә әйләнә-тирәне үзгәртү, яңа кешеләр белән танышу, активлык булдыру бик мөһим. Әлеге проект – нәкъ менә кешеләрне яңа идеяләргә илһамландыру өчен булдырылган да. Мин бу бәйгенең киләчәгенә чын күңелдән ышанам, чөнки ул республика тормышы өчен әһәмиятле. Бөтенләй төрле өлкәләрдән җыелган кешеләр, чыннан да, дөньяны үзгәртә алырлык уникаль нәрсәләр уйлап табарга мөмкин бит!» , – дип билгеләде ул. .

Проект 2020 елда эшен башлап җибәрде. Беренче сезон нәтиҗәләре буенча «100 лидер – киләчәк Татарстаны» яшьләр арасында популярлыкка иреште. Беренче сезонның бер өлешен онлайн, яклау һәм ябылу тантанасы оффлайн үткәрелде. Проектның беренче сезонында барлыгы 8 белем бирү модуле булды. 19 проект «100 лидер – киләчәк лидеры» 2020нең нәтиҗәсе булды, шуларның 7се – җиңүчеләр.
Беренче урынны «IRemember» проекты алды - ул зиратларны һәм каберлекләрне Бөтендөнья цифрлаштыруга багышланган.

«Яшьләр министрлыгы ярдәме белән мин үз проектымны республика Президентына тәкъдим итә алдым һәм ул аны хуплады. Хәзер без районнарның төрле ведомстволары белән актив эш алып барабыз, статистика өстендә эшлибез: безгә күпме зират эшли, күпме ташланган хәлдә икәнен белү мөһим. Беренче этапта өч бай тарихлы шәһәр: Казан, Алабуга, Бөгелмә һәм Баулы районы белән эш алып барырга булдык. Минем фикеремчә, мондый проектлар бик актуаль, чөнки тамырларыбыз турында онытмау – безнең изге бурычыбыз», – дип билгеләде 2020 елның җиңүчесе Михаил Мельников.

Белем бирү программасы бизнесны беренчел куюның барлык база күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Лекцияләрдән, өй биремнәреннән тыш, программада нетворкингта зур игътибарга ия. «Безнең төп бурыч – катнашучыларны бер-берсе белән таныштыру, контактлар белән алмашу. Былтыр проект кысаларында укучыларыбыз «Җир тозы» дигән кызыклы тарихта катнаштылар: катнашучыларга республикага файда китергән, әмма алар турында беркем дә белми торган кешеләрне табарга кирәк иде. Катнашучылар экспедицияләргә чыктылар, «яшерен талантлар» белән таныштылар, бу хакта видео төшерделәр. Бик кызыклы тәҗрибә иде!» – хис-кичерешләре белән Галина Маштакова бүлеште.  

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Быел приз фонды биш җиңүче өчен 500 мең сум тәшкил итә.

Айназ Сөләйманова

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading