Сайлауларда катнашучылар арасында иң өлкәне - Әлмәт районының Салкын Алан авылыннан Кадерниса Шәфигуллина.
Кадерниса әбигә быел 109 яшь тулган. Без аның белән сайлау көнне телефоннан сөйләштек.
- Былтыр сайлау вакытында кызым белән Әлмәттә идем. Теркәлү урыным авылда булгач сайлауларга бара алмадым инде. Бик борчылдым. Быел, шөкер, өйгә килделәр. Үз тавышымны бирдем. Көн дә илдә тынычлык булсын, ипекәйләр уңсын, ил башлыкларына аек акыл бир Ходаем, дип телим, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар