16+

11 сыйныфта укучыларның һәр фәннән белемнәрен тикшерергә җыналар

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 11 сыйныфта укучыларны бөтен фәннәр буенча да тикшерү турында сүз алып барыла, дип яза "Татар-информ" "ТАСС"ка сылтама белән.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 11 сыйныфта укучыларны бөтен фәннәр буенча да тикшерү турында сүз алып барыла, дип яза "Татар-информ" "ТАСС"ка сылтама белән.

РЕН-ТВ телеканалына интервью биргәндә министр Ольга Васильева җәмәгатьчелеккә бу яңа чарадан курыкмаска кушты, "чөнки контроль эшләрне укучылар мәктәптә болай да ел саен яза, ә бу очракта бердәм көндә бердәм биремнәр булачак", - дип аңлата министр. Аны Бөтенроссия тикшерү эшләре дип атаячаклар.

2016-2017 уку елында 11 сыйныфларда БДИга өстәп, тагын аерым тикшерү эшләрен үткәрү турында сүзләр күптән бара. Ул мәктәпне тәмамлаучы яшьләрнең гомуми белемен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading