16+

11 яшьлек бала әнисенең 120 мең сум акчасын туздырган

Чаллыда яшәүче 11 яшьлек малай әнисенең 120 мең сум акчасын компьютер уеннарына туздырган.

Чаллыда яшәүче 11 яшьлек малай әнисенең 120 мең сум акчасын компьютер уеннарына туздырган.

48 яшьлек ханым картасыннан 120 мең сум акчасы югалуы турында полициягә хәбәр иткән. Полиция хезмәткәрләре акчаларны аның улы туздыруын тиз арада ачыклый. Мәктәп укучысы аларны компьтер уеннарына күчергән.

Малай браузерда карта турындагы бөтен мәгълүмат сакланудан файдаланып, акчаны үз кирәгенә тоткан. Әнисе сизмәсен өчен акча күчерү турындагы смс-хәбәрләрне бетереп барган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай күтенә кычыткан белән чарылдатырга!

    Мөһим

    loading