16+

12 702 сум: дәүләт билгеләгән яңа түләүләр кемгә булачак?

Әлеге акчаларны азык-төлек сатып алу өчен түләргә тәкъдим итәләр, дип яза PRIMPRESS.

Әлеге акчаларны азык-төлек сатып алу өчен түләргә тәкъдим итәләр, дип яза PRIMPRESS.

Дәүләт россиялеләргә яңа түләү әзерли. Проектта тәкьдим ителгәнчә, акча "Мир" милли түләү системасының банк карталарына күчерелергә мөмкин.
Бу түләүне рәсми рәвештә эшсез дип танылган, ягъни мәшгульлек хезмәтендә, шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә бирергә тәкъдим ителә.

Элегрәк азык-төлек карточкасын "Мир" картасына бәйләргә планлаштырганнар иде. Аңа продуктларга гына сарыф ителергә тиешле, һәр ай саен билгеле бер сумма килер дип уйланылды. Дәүләт Думасында аз тәэмин ителгән россиялеләр картасына айлык ярдәм сыйфатында 12 702 сум күчерергә тәкъдим иттеләр - бу агымдагы елга хезмәткә сәләтле халык өчен бер яшәү минимумы күләме.

Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре хөкүмәт азык-төлеккә бәяләрне җайга салудан туктарга тиеш, дип белдерделәр. Белгечләр фикеренчә, бу товарлар җитештерүчеләргә тискәре йогынты ясый. Моның урынына россиялеләргә материаль яктан ярдәм итү яхшырак, мохтаҗлар категориясенә керүче гражданнарга азык-төлеккә сарыф итә алырлык түләүне билгеләргә кирәк, дип саный палата вәкилләре.

Хәбәр иткәнебезчә, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында халыкны социаль яклау мәсьәләләрен беренче планга куйган иде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading