16+

12 миллион сумнан артык суммага ювелир эшләнмәләр урлаган сатучы тоткарланган

Зәркән салонын талап чыккан сатучыны Уфада кулга алганнар. Кыз хәзер тикшерү изоляторында.

Зәркән салонын талап чыккан сатучыны Уфада кулга алганнар. Кыз хәзер тикшерү изоляторында.

Уфада 12 миллион сумнан артык кыйммәтле ювелир әйберләр урлауда гаепләнүче 22 яшьлек кызны кулга алганнар. Аны аеруча зур күләмдә урлау турындагы маддә буенча гаеплиләр.  Ул 2023 елның 20 гыйнварына кадәр тикшерү изоляторында булачак.

Якынча мәгълүматларга караганда, 19 ноябрь кичендә «Мега» сәүдә үзәгендә урнашкан зәркән салонында сатучы булып эшләүче кыз үзенә алтын һәм бриллиант җыйган, ә аннары качкан.
Соңрак аны Дзержински шәһәрендә тапканнар. Аннан кызны Уфага китергәннәр, дип хәбәр итә Башкортстан буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта тикшерү дәвам итә, җинаять кылу шартлары билгеләнә. Урланган ювелир әйберләр эзләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading