16+

15 кеше вирус белән хастаханәгә озатылган (яңа статистика)

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«15 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 29, Чаллыда — 11, районнар арасында иң күп очрак Аксубайда (өч кеше) ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23,3 мең очрагы теркәлгән, 20,8 мең кеше (шуларның сигезе — узган тәүлектә) терелгән. 

Чыганак: "Татар-информ"

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading