16+

181 малай һәм 181 кыз туган

Казада узган атнада 181 малай һәм 181 кыз дөньяга аваз салганлыгы хакында башкаланың ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

Казада узган атнада 181 малай һәм 181 кыз дөньяга аваз салганлыгы хакында башкаланың ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

Иң аз авырлыктагы бала - 1200г, иң "баһадир" бала 4500 г булган.

Бәби табучы иң яшь әнигә - 18, иң өлкәненә 41 яшь. Ә иң иң яшь әти - 21, иң өлкәне 45 яшьлек булган.

Атнаның иң популяр исемнәре - Реналь, Софья, Матвей, Тимур, Данияр, Артем, Азамат, Ирада. Узган атнада сирәк куела торган Весна, Данир, Реана, Элена, Натаниэль, Аэлита, Саяра, Әмиран, Амила, Лаура, Даниял, Мирас, Хәят исемнәрен сабыйларына бирүчеләр дә булган.

Әлеге вакыт эчендә Казанның ЗАГС бүлекләрендә 375 пар язылышкан. Иң яшь кияү - 19, иң яшь кәләш 18 яшьлек булуы мәгълүм. Ә атнаның иң өлкән кияве 68 яшьлек, ә иң өлкән кәләш 54 яшьлек булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading