16+

2 яшьлек Радамир дөнья тирәли сәяхәт иткән иң яшь кеше итеп танылырга мөмкин

Казанбаевлар гаиләсе июль-август айларындагы авиасәяхәтләрен Гиннессның рекордлар китабына кертергә җыена.

Казанбаевлар гаиләсе июль-август айларындагы авиасәяхәтләрен Гиннессның рекордлар китабына кертергә җыена.

Тумышы белән Башкортстаннан булып, хәзер Казанда яшәүче Рөстәм Казанбаев ике яшьлек улы Радамирны дөнья тирәли сәяхәт иткән иң яшь кеше буларак Гиннессның рекордлар китабына кертергә уйлый. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләгән.

“Дөнья тирәли сәяхәт иткәндә улыма 2 яшь тә тулмаган иде. Гиннесс китабына кертелер өчен бала сәяхәт вакытында нәрсә дә булса эшләргә, “йөк” булмаска тиеш. Дөнья тирәли сәяхәт иткән кешеләрнең балалары шушы пункт буенча төшеп кала. Ә минем улымның үз чемоданы бар иде һәм ул Инстаграмы аша сәяхәт турында хәбәр итеп барды”, - дип сөйләде Рөстәм Казанбаев.

Рәмис Латыйпов

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading