16+

20 ел бергә яшәгәннәрне дә күңелле яңалык көтәчәк

Егерме еллык юбилей фарфор туй дип атала.

Егерме еллык юбилей фарфор туй дип атала.

Әлеге дата ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә яңа этап буларак билгеләнә. Кайбер гаиләләрдә бу көнне иске савыт-сабаны ташлыйлар. Килгән кунаклар исә яңаларын бүләк итә. Дәүләт Думасы депутатлары да үзләренчә шундый парларга бүләк ясарга — 20 мең сум түләргә тәкъдим итә.

Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов хәбәр итә. Шундый эчтәлекле канун проекты еллар буе рәсми никахта яшәгән парларны федераль дәрәҗәдә матди яктан бүләкләү максатыннан әзерләнгән. Мәсәлән, 20 ел рәсми никахта яшәүче пар 20 мең сум, 25 ел — 25 мең, 30 ел — 30 мең һәм аннан соң 70 ел бергә яшәүчеләргә 70 мең сум акча түләү күздә тотыла. Түләү күләме елына бер тапкыр индексацияләнергә тиеш.

Канун проекты кабул ителгән очракта, ул 2024 елның 1 июленнән гамәлгә керер дип уйланыла. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading