16+

2018 елгы дөнья чемпионатына мең көн калды

2018 елда Россиядә уздырылачак футбол буенча дөнья чемпионаты башланырга мең көн калды. Әлеге уңайдан Мәскәүнең Кызыл мәйданында махсус чара оештырылган иде.

2018 елда Россиядә уздырылачак футбол буенча дөнья чемпионаты башланырга мең көн калды. Әлеге уңайдан Мәскәүнең Кызыл мәйданында махсус чара оештырылган иде.

Тантанада катнашучыларны һәм кунакларны телекүпер режимында Россия Президенты Владимир Путин сәламләде. Аның сүзләренчә, җыелма командалар катнашучыларын һәм җанатарларны лаеклы рәвештә кабул итү өчен Россия барысын да эшләчәк.

2018 елгы дөнья чемпионаты матчлары 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәре, аерым алганда, Мәскәү, Санкт Петербург, Волгоград, Екатеринбург, Калиниград, Түбән Новгород, Казан, Самара, Саранск, Сочи һәм Ростов-на-Дону калаларындагы 12 стадионда уздырылыр дип планлаштырыла.

Беренче уен 14 июньдә Мәскәүнең "Лужники" стадионында булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading