16+

2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалы гаиләләргә 6 процентлы ипотека бирелә

Россиядә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган бер яки күбрәк балалы барлык гаиләләр 6 процент ставкалы ипотека алырга хокуклы.

Россиядә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган бер яки күбрәк балалы барлык гаиләләр 6 процент ставкалы ипотека алырга хокуклы.

Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында пленар утырышта Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Хәзер илдә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче һәм аннан соңгы балалар туган гаиләләр өчен ипотека буенча махсус программа эшли. Президент аның эшчәнлеген киңәйтергә һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалар үсә торган барлык гаиләләргә, хәтта бер генә балалы гаиләләргә дә тәкъдим итәргә кушты.

«Беренче бала тууга ук, гаилә 6 процент ставкалы ипотека буенча беренчел базарда торак сатып ала яки элек алынган ипотека кредитын рефинанслый ала», — диде Путин.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен максималь кредит 12 миллион сум һәм Россиянең башка субъектлары өчен 6 миллион сум тәшкил итәчәк. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading