16+

2019 елда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов хәрби операциягә җибәрүләрен сораган

Әлегә җинаятьчене алмаганнар. 

Әлегә җинаятьчене алмаганнар. 

2019 елда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов ЧВК «Вагнер»га алуларын сораса да, аны әлегә алмаганнар.

«База» электрон басмасы мәгълүматлары буенча, Шәмсетдинов 2нче Төмән төзәтү колониясенә хосусый хәрби компания вәкилләре килгәч, махсус операция зонасына алуларын сорап язган. 

Ул исемлеккә эләккән. Әмма вагнерчылар тоткыннарны икенче тапкыр алырга килгәч, Рамилне алмаска булганнар. «База» чыганаклары әйтүенчә, алар кешеләр күп һәм әлегә ул кирәк түгел, дигәннәр. 

Шәмсетдинов Байкал арты краенда хезмәттәш егетләрен атып үтергән өчен хөкем ителгән иде. 2019 елда Горный бистәсендә караул сменасы вакытында рядовой сигез хәрби хезмәткәрне атып үтде, тагын икесе яраланган иде. Бу вакыйгадан соң ул үзе гаебен танып тәүбә итте. Соңрак Шәмсетдинов бу гамәлен мыскыллау һәм дедовщина белән бәйле рәвештә эшләвен аңлатты. Рамил сүзләренчә, аны мораль яктан "изгәннәр".

2020 елның декабрендә җинаятьче күпләп үтерүдә гаепле дип табылды. Суд аны катгый режимлы колониядә 24 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading