16+

2020 елга инвалидларның 50 проценты эшкә урнашачак

Инвалидларны эш белән тәэмин итүгә республикада зур игътибар бирелә. Бүген республикада һәр өченче кешенең физик яктан мөмкинлеге чикләнгән.

Инвалидларны эш белән тәэмин итүгә республикада зур игътибар бирелә. Бүген республикада һәр өченче кешенең физик яктан мөмкинлеге чикләнгән.

Аларның 37 проценты эшкә яраклы булып санала. Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, 2020 елга эшкә яраклы инвалидлар санын 50 процентка җиткерергә исәплиләр.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә министрлык тарафыннан күп кенә проектлар гамәлгә ашырыла. “Өлкән кешеләрне гаиләгә алу” проекты кысаларында 37 карт-карчык гаиләле булган. “Актив рәвештә озак яшәү” проекты да уңышлы эшләп килә. Пенсионерларның тормышларын уңайлы итү өчен барлык шартлар да тудырырга тырышалар. Төрле түгәрәкләр, чаралар оештыралар. Әйтик, Азнакай районында өлкән яшьтәгеләргә шөгыльләнү өчен 12 миллион сумга тренажер җайланмалары алынган, пакр, скверлар яңартылган. Хәзер 700ләп олы яшьтәге азнакайлы скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Алты меңгә якын пенсионер төрле түгәрәкләргә йөри. “Ветераннарга ярдәм итү төп бурычыбыз, безнең өчен һәр кеше кадерле, сугыш кичкән ветераннарыбыз, өлкән буын бигрәк тә”,–  ди Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.

 “Бергә булдырабыз” проекты буенча инвалид балаларга, мохтаҗлыкта, авыр тормышта яшәгән сабыйларга ярдәм күрсәтелә. Былтыр акыл ягыннан зәгыйфь балаларны мөстәкыйль тормышка яраклаштыру буенча проект гамәлгә ашырыла башлаган. Уңышлар сөендерә, беренче тапкыр акыл ягыннан зәгыйфь 40 бала мәктәпкә йөри башлаган, өч сабый балалар бакчасына киткән. Ике баланы тәрбиягә алганнар. Владимир Путинның юлламасындагы бурычларны күздә тотып, министрлык бу эшкә дәүләтнеке булмаган оешмаларны җәлеп итә. Былтыр “Бергә булдырабыз” проектына бюджетан тыш оешмалардан 33 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading