16+

2022 ел башында дөньяда ковид йоктырган кешеләр саны күпмегә артырга мөмкин?

10 августка булган мәгълүматлар буенча, дөньяда пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясенең 203,2 миллион очрагы теркәлгән.

10 августка булган мәгълүматлар буенча, дөньяда пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясенең 203,2 миллион очрагы теркәлгән.

Киләсе ел башында, вирус таралуның хәзерге темплары туктатылмаган очракта, коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны 300 миллионнан артып китәргә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Аданом Гебрейесус шундый фикерен белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә

Ул узган атнада әлеге күрсәткечнең 200 миллионнан узып китүен әйтте – бу «дөньяда 100 миллион чиген үткәннән соң нибары алты айдан соң» булган.

«Алга таба да шулай дәвам итсә, киләсе ел башында расланган очраклар 300 миллионнан артып китәргә мөмкин», - диде Гебрейесус.

Шулай да кешелек дөньясы вазгыятьне үзгәртә ала, дип искәртте Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә дөньяда «коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау, тестлаштыру һәм авыруларны дәвалау өчен күп кенә алымнар» бар. Әмма коронавирусның төрле формалары белән авыручы пациентлар арасында тикшеренүләрне күбрәк үткәрергә кирәк.

Гебрейесус коронавирус инфекциясенә каршы өч потенциаль препаратка (артесунат, иматиниб һәм инфликсимаб) сынау үткәреләчәген уңай бәяләде. Сынауда 52 илдәге 600дән артык хастаханә катнаша.

10 августка булган мәгълүматлар буенча, дөньяда пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясенең 203,2 миллион очрагы теркәлгән.

Билгеле булганча,Россия президенты Владимир Путин Россиядә вакцина ясатуны мәҗбүри итмәскә, ләкин халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.
Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading