16+

2022 елдан йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр автомат рәвештә исәпләнәчәк

Киләсе елдан йөклелек һәм бала табу буенча пособие һәм бала тапкач бер тапкыр түләнә торган пособиеләр проактив режимда билгеләнәчәк.

Киләсе елдан йөклелек һәм бала табу буенча пособие һәм бала тапкач бер тапкыр түләнә торган пособиеләр проактив режимда билгеләнәчәк.

Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бу түләүләрне алу өчен гариза язарга кирәк булмаячак. Моннан тыш, электрон больничныйларга күчү сәбәпле, киләсе елдан башлап, больничный кәгазе буенча түләү алу өчен эш бирүчегә нинди дә булса мәгълүматлар тапшыру таләп ителмәячәк. Хөкүмәтнең әлеге карар проекты Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан иҗтимагый фикер алышуга урнаштырылган", - диелгән хәбәрдә.

Шул ук вакытта эш бирүченең һәм Социаль иминият фондының үзара хезмәттәшлеге тәртибе үзгәрәчәк. 2022 елның 1 гыйнварыннан электрон документ рәвешендә хезмәткә сәләтсезлек кәгазен мәҗбүри формалаштыру беркетелә. Пособиеләрне билгеләү һәм түләү турыдан-туры иминиятче - ФСС тарафыннан оештырылачак.Хезмәт хакы күләме, йөклелек һәм бала табу буенча ялга китү турындагы белешмәләр эш бирүчедән ФССка, ә баланың туу факты турында - ЗАГСның мәгълүмат системасыннан китереләчәк. Бу мәгълүматларга нигезләнеп, фонд йөклелек һәм бала табу буенча, шулай ук бала туу уңаеннан пособиеләр билгели.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading