16+

2024 елда бердәм пособие ничек түләнәчәк?

Россиядә Бердәм пособие 2023 елдан кертелгән иде.

Россиядә Бердәм пособие 2023 елдан кертелгән иде.

Русия Социаль фонды бердәм пособие алу сроклары декабрь аенда чыккан гражданнардан 2024 елга гаризалар кабул итә.

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, бердәм пособие 12 айга билгеләнә, шуннан соң түләү туктатыла. Пособие түләүне тагын бер елга озайту өчен, социаль фондка яңадан гариза бирергә кирәк. 

2023 елның гыйнварында рәсмиләштерелгән беренче пособие алучылар өчен бу срок 2023 елның декабрендә иде.
Баштагы гаризаны биргәндәге кебек үк, пособиене озайтканда да Социаль фонд, гаиләнең социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын билгеләү өчен, аның керемнәрен һәм мөлкәтен тикшерә. Гражданнарның күпчелеге өчен мондый тикшерү сизелми дә узачак, чөнки фонд кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә җыячак.

Пособиегә бирелгән гаризаны социаль фонд 10 эш көне эчендә карый. Озайтылган очракта, әти-әниләр түләүне үзләренә таныш булган срокларда алачак. Банк аша алганда, узган ай өчен акчалар алдагы айның 3ендә киләчәк, ә почта аша алганда – киләсе айның 1 – 25 нче числоларында.

Бердәм пособие рәсмиләштерү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәкләрдә яки социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

"Бердәм пособие Россиядә 2023 елдан кертелде. Ул элек булган берничә түләүне балаларга һәм йөкле хатыннарга алмаштырган. Түләүгә яшәү минимумыннан азрак керемле гаиләләр хокуклы. Әлеге түләүне рәсмиләштергәндә гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте бәяләнә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Пособиенең күләме дә керемнәргә бәйле. Ул балага яки хезмәткә сәләтле өлкән кешегә төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә ала. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading