16+

2024 елда Казан аэропортында яңа терминал төзелә башлый

Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юллама вакытында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юллама вакытында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Казан Халыкара аэропортында яңа терминал 2024 елда төзелә башлаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юллама вакытында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

“Яңа терминал төзү турында карар кабул ителде. Төзелеш эшләрен инде киләсе елда ук башларга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Агымдагы елда аэропорт 5 млн артык пассажирга хезмәт күрсәткән.

Сүз уңаеннан, Рәис билгеләп үткәнчә, очкычлар паркы Казандагы авиазавод җыйган ТУ-214 самолетлары белән тулыландырылачак. Һавага яңа 4 самолет күтәрелер дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading